Трежа хант

Кереш
    Бирелгән мәгълүматлардан чыгып, сез ничек аларны кабул кабул иттегез икән? Хэзер белемнәрегезне тикшереп карыйк. 


Беренче бирем:
Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары.
  1. Татар халкының бәйрәмнәрен һәм уеннарын ниндиләргә бүләләр? 
  2. Нинди календарь йола уеннары бар?
  3. Никах туе уеннары турында сөйләгез.
  4. Нинди өмәләр турында белдегез?
  5. "Аулак өй"гә татар кызлары үзләре белән нәрсәләр алып килгәннәр?

Икенче бирем:

Татар халык киемнәре.
  1.  Татар халкының нинди киемнәре бар?
  2. Татар хатын-кызлары нинди киемнәр кигәннәр?
  3. Татар ир-атлары нинди киемнәр кигәннәр?
  4. Ничек уйлыйсыз татар халкының читекләре хәзерге вакытта популярмы?
  5. Хәзерге заман киемнәре белән чагыштырып караганда аермалар бармы?

Өченче бирем:
Татар халык әкиятләре
  1. Әкият нәрсә ул?
  2. Нинди төр әкиятләр бар?
  3. "Өч кыз" Әкияте нәрсә турында?
  4. "Ак бүре" әкиятендә төп геройның исеме ничек?
  5. Әкиятләрдә бирелгән батырларынң исемнәрен әйтегез?
Дуртенче бирем:
Татар халык милли ризыклары
  1. Татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?
  2.  Бәйрәм көннәрендә һәм кунак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр.Нинди ризык турында сүз бара?
  3. Татар халкының ризыклары башка халык ризыкларыннан аерыламы?
  4. Кыстыбыйның тагын ничек атыйлар?
  5. Чуенда нәрсәләр пешергәннәр?


Комментариев нет:

Отправить комментарий